+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
13 Октября , 16:02

ДОСААФ белгечләр әзерләү программасын киңәйтә

Агымдагы елдан Русия Оборона министрлыгы ярдәме белән әзерлек күләме елына 1200 кешегә кадәр арткан. Оешма дүрт яңа хәрби-исәп белгечлеге керткән, яшьләр өчен 2500дән артык чара үткәргән.

Добавить в предпочтительные источники Google
ДОСААФ белгечләр әзерләү программасын киңәйтәДОСААФ белгечләр әзерләү программасын киңәйтә
ДОСААФ белгечләр әзерләү программасын киңәйтә

Башкортстанның Армиягә, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ) төбәк бүлеге белгечләр әзерләү программасын киңәйткән һәм дүрт яңа хәрби-исәп белгечлеге керткән. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә оешма рәисе Игорь Нурмөхәммәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, моңа кадәр оешма ел саен биш белгечлек буенча меңнән артык кешене әзерләгән. 2026 елдан Русия Оборона министрлыгы ярдәме белән әзерлек күләме елына 1200 кешегә кадәр арткан. ДОСААФ яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә. 2026 елда оешма 2500дән артык чара үткәргән. Бу эштә «ЮНАРМИЯ», Беренчеләр хәрәкәте һәм «Авангард» уку-методика үзәге ярдәм итә.

Эзтабарлар хәрәкәте дә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Оешма катнашучылары ел саен Волгоградка, Ленинград өлкәсенә, Карелиягә һәм Ржевка барып, эзләнү эшләрендә катнаша. Хәтер вахтасы нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан биш эзтабар Русия Оборона министрлыгының ведомство бүләкләренә лаек булган.

ДОСААФ хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр дә илтә, волонтер штаблары оештыра, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалы белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашкан инвалидлыгы булган кешеләрне кул белән идарә ителә торган автомобильләрдә йөрергә өйрәтәләр. «В» категориясе буенча укытуны инде 27 кеше тәмамлаган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оешма вәкилләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев