Хәзер аңа 21 яшь. Ә контрактны ул 20 яшендә төзегән.
— Ни өчен Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзергә булдыгыз?
— Ватанны сакларга кирәк дип уйладым һәм контракт төзедем, — дип сөйли хәрби хезмәткәр. — Пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) белән эшләү минем өчен икәнен аңладым. Элегрәк тә компьютерда уйнарга, джойстиклар белән эшләргә ярата идем.
Роберт — Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Челән авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Сибай шәһәрендәге училищеда «гомум төзелеш эшләре остасы» белгечлеге алган. Аннары Чита шәһәрендә, Байкал арты краенда, һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән. Өенә кайткан, өйләнгән, бер ел гаиләсе белән яшәгән, ә аннары контракт төзергә карар кылган.
— Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә карар итүегезне гаиләгез ничек кабул итте?
— Әлбәттә, аларга мине җибәрүе авыр булды. Хатыным борчылды. Ул вакытта улым кечкенә иде. Шулай да мин китәргә булдым. Башта өч ай полигонда укыдык. Инструкторларны тыңладым, безне яхшы өйрәттеләр, теория дә, практика да бирделәр. Пилотсыз очу аппаратлары тәкъдим иттеләр, шунда ук очырырга өйрәндем. Башта килеп чыкмады, ләкин ахыр чиктә өйрәндем. Өч айлык укудан соң безне алгы сызыкка, Луганск өлкәсенә җибәрделәр.
— Пилотсыз очу аппараты операторының гадәти хезмәт көне ничек уза?
— Хезмәтебез тәүлек әйләнәсе дәвам иткәнгә, иптәшем белән чиратлап эшлибез. Кизү торган вакытта разведка алып барабыз. Сугышчан бурычлар үтибез, дошманны эзлибез, ә тапкач, аны күз уңыннан ычкындырмаска тырышабыз. Дошманны күрсәң, аны күзәтергә, игътибардан читтә калдырмаска кирәк. Аның координаталарын командирларга тапшырабыз һәм боерык көтәбез.
— Сез инде берничә пилотсыз очу аппаратын алыштырдыгызмы?
— Әйе, берничә дрон булды. Кайберләре җимерелә, аларны ремонтка тапшырабыз. Берәр нәрсә ватыла, кайвакыт алар югала да. Монда куркыныч нәрсә юк, шул ук көнне сиңа икенчесен китерәләр. Командование даими рәвештә яңа аппаратлар сатып ала.
— Хезмәтегездә холкыгызның нинди сыйфатлары ярдәм итә?
— Ихтыяр көче, үз-үзеңә ышану, бирешмәү һәм алга бару теләге. Әйе, анда авырлыклар була, ләкин аларны җиңеп чыгасың, чөнки җиңәргә тиешсең. Иң мөһиме — үзеңдә барысын да булдыра алачагыңа, барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачагыңа ышаныч уяту. Әгәр инде киткәнсең икән, ахыргача түзәргә тиешсең.
— Сез хәзер ялдамы?
— Әйе, хәзер яралану сәбәпле бирелгән ялга кайттым. Ярам җиңел булды. Ләкин ялым тәмамланып килә, мин сәламәтләндем, 24 октябрьдә инде кире китәргә кирәк.
Контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китүемә бер дә үкенмим. Анда яңа кешеләр, яңа танышулар, яңа аралашу. Хезмәттәшләрем — искиткеч кешеләр. Алар һәрвакыт янәшәдә, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, иптәшләрен беркайчан да онытмыйлар. Мин дә аларны онытмыйм, хәтта ялга кайтканда да һәрвакыт элемтәдә торам.
Фото: Электрогазета