+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
18 Октября , 13:07

“Африка” дошманны “кыздырачак” әле!

Кыю яугир савыккач та пилотсыз системалар гаскәрләре сафына кайтырга ниятли

Добавить в предпочтительные источники Google
“Африка” дошманны “кыздырачак” әле!“Африка” дошманны “кыздырачак” әле!
“Африка” дошманны “кыздырачак” әле!
Бишбүләк районында туып-үскән, “Африка” позывнойлы яугир Русия Кораллы Көчләренең пилотсыз системалар гаскәрләре составында БПЛА операторы булып хезмәт итә. Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул Донецк Халык Республикасы Герое исеменә лаек булган, Батырлык ордены һәм башка хәрби бүләкләр белән бүләкләнгән.

– Мин – әти-әниебезнең күпбалалы гаиләсендә иң олы бала. Без биш малай һәм барыбыз да яраткан, бик сәләтле бер сеңлебез бар, – ди яугир.
Мәктәптән соң ул Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына керә, әмма укуын тәмамларга өлгерми – 18 яшендә аны хәрби хезмәткә чакыралар. Башлангыч хәрби әзерлекне Еланьдә танк гаскәрләрендә үтә, аннары Таҗикстанда хезмәтен дәвам итә. Анда ул хәрби ремонт-эксплуатация машинасы водителе була.
Армиядән соң “Африка” тормышын хәрби хезмәт белән бәйләргә карар итә һәм Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Разведка подразделениесе составында Башкортстаннан килгән тагын өч якташы белән бергә хезмәт итә. 2017 елда туган ягына кайта, соңрак Уфада эшли.

Махсус хәрби операция башлангач, хәрби Шәйморатов батальонына кушылу тәкъдиме ала һәм 2022 елның 7 июлендә үз теләге белән сугыш хәрәкәтләре зонасына юллана. Аның белән бергә Бишбүләк районыннан тагын берничә якташы да подразделениегә кушыла. Бу хакта “Якты юл” гәзите яза.

Соңрак хәрбине пилотсыз системалар операторлары подразделениесенә күчерәләр. Ул үзенең армиядәге “Африка” позывноен ала. Бу позывной аның компьютер уеннары белән мавыгуына бәйле.
Хәзерге вакытта “Африка” хәрби бурычларның берсен үтәгәндә яраланганнан соң тернәкләнү уза. Савыккач, ул яңадан хәрби хезмәткә кайтырга һәм пилотсыз системалар подразделениесе составында эшен дәвам итәргә планлаштыра.
Аның хәрби бүләкләре арасында – Донецк Халык Республикасы Герое “Алтын Йолдызы”, Батырлык ордены, ике “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлык өчен”, алгы сызыкта булганда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тапшырган генерал Шәйморатов исемендәге, шулай ук “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре бар.


Автор:Ример Насретдинов