

Ул төп гомуми яки урта гомуми белемне үзләштерү нәтиҗәләренә карамастан бирелә. Быел бу мөмкинлектән 2541 кеше файдаланган. Алар арасында: 70 махсус хәрби операциядә катнашучы; СВОда катнашучыларның 1669 баласы; СВОда һәлак булган 5 яугирнең тол хатыны һәм максатчан укуга гариза биргән 797 кеше.
Укырга кабул итү һаман да дәвам итә.
"Урта һөнәри белем бирү һөнәрләре һәм белгечлекләре буенча вакантлы бюджет урыннары булган 12 колледжга кабул итү кампаниясе 25 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бу сентябрьдә имтихан тапшырган 9нчы сыйныф укучыларына урта һөнәри белем бирү программалары буенча укырга керү мөмкинлеге бирәчәк", - ди бу хакта республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Ул шулай ук дәүләт колледжларында бюджет урыннары булмаган һөнәрләргә һәм белгечлекләргә керергә теләүче СВОда катнашучыларның балалары өчен уку бәясен каплый торган сертификатлар каралганын искәртте. Бүгенге көнгә 962 шундый сертификат бирелгән.
Моннан тыш, дәүләтнеке булмаган колледжларда һәм республиканың югары уку йортлары каршындагы колледжларда белем алучы СВОда катнашучыларның балалары өчен уку елы тәмамланганнан соң уку бәясе күләмендә — 60 мең сум компенсация каралган.
Фото: "Башинформ"