+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
24 Октября , 04:00

Беренче чиратта - күпбалалы гаиләләр

Башкортстанда социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Добавить в предпочтительные источники Google

Төп яңалык — социаль контракт төзүнең өстенлекле тәртибен билгеләү. Беренче чиратта күпбалалы гаиләләр, балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары ярдәм алачак.

Шулай ук алучылар даирәсе дә киңәйтелгән. Хәзер социаль контрактка хәрби хезмәттән азат ителгән һәм эшсез яки эш эзләүче дип танылган хәрби хәрәкәтләр ветераннары дәгъва итә ала. Аларга ярдәм җан башына уртача керемне бәяләмичә, бер тапкыр һәм бары тик «Ватанны саклаучылар» фондыннан рекомендация булганда гына күрсәтелә. Әгәр ветеран үзе I яки II төркем инвалид дип танылган булса, контракт төзү хокукы хатынына тапшырылырга мөмкин.

Моннан тыш, социаль контрактның гамәлдә булу сроклары ярдәм төренә карап төгәлләштерелде: эш эзләүгә — 9 айга кадәр, үз эшеңне ачуга яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга — 12 айга кадәр, авыр тормыш хәлләрен җиңүгә — 6 айга кадәр.

Болардан тыш, документ карар кабул итү процессын тизләтә: гаризаны карауның гомуми срогы хәзер 10 эш көне тәшкил итә. Шулай ук эшкуарлык эшчәнлеге өчен өстенлекле юнәлешләр исемлеген киңәйтә — аңа IT, медицина, мәдәният һәм социаль өлкәне дә кертеп, 21 юнәлеш кергән.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова