"Эко-Сити" җәмгыяте "Башкирия" милли паркында икенчел чимал җыю өчен контейнерлар урнаштырды. Нөгеш сусаклагычы ярында "коры" калдыклар өчен 6 контейнер куелды. Киләсе атнада тагын 14 контейнер урнаштыру күз уңында тотыла.
"Башкирия" милли паркының 45нче кварталына килүчеләрнең хәзер калдыкларны тирә-як мохит өчен файдалы итеп туплау мөмкинлеге бар. Контейнерларга җыелган пластик, пыяла, алюминий "Эко-Сити" чүп-чарны сортларга аеру комплексына чыгарылачак һәм арытаба эшкәртүгә җибәреләчәк.
Эшкәртүгә яраксыз азык калдыклары һәм башка чүп-чар өчен элекке металл контейнерлар кала.
- Бу безнең өчен чүп-чарны аерым җыю эшен ноештыруның беренче тәҗрибәсе - ди "Эко-Сити" җәмгыяте директоры Руслан Еникеев. - Без турбазалар белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Якын арада Стәрлетамак, Ишембай шәһәр паркларында да шундый ук контейнерлар урнаштырырга планлаштырабыз.