+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
15 июль 2019, 10:13

Сез ашыгыч ярдәм машинасын күпме көтәсез?

Бүген оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин ашыгыч медицина ярдәме бригадалары эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

Бүген оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин ашыгыч медицина ярдәме бригадалары эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
Бу өлкәдә проблемалар җитәрлек әле. Алар арасында автомобильләрнең тузганлыгы, кадрлар җитешмәве аерым урын алып тора.
— Бүгенге көнгә респубика буенча ашыгыч ярдәм хезмәтенең 58 ярдәмче станциясе бар. Бригадалар белән тәэмин ителеш яхшы якка үзгәрде. Шулай да кадрлар дефициты күзәтелә: бу табиблар буенча — 54, урта медицина персоналы буенча - 78 процент. Колледжларда медицина персоналын әзерләүне 40 процентка арттырырга тәкъдим итәм. Әле бригадаларга йөкләнеш тәүлегенә 11 чакыру тәшкил итә, аларны дәртләндерү чараларын күрүне үтенәм. Быел 30 автомобильне алмаштыру планлаштырыла. Әлеге вакытта санитар автотранспорты күпкә яңартылса да, мохтаҗлык һаман бар, — диде ул.
Радий Хәбиров ашыгыч ярдәм хезмәтенә акча бүлү мәсьәләсен киңәшмәдә үк күтәрде.
— 30 автомобиль буенча карар кабул итәбез. Финанс бүлек белән түләү мәсьәләсен хәл итегез. Йөкләнешен, урнашкан урынын исәпкә алып, матди ярдәм күрсәтегез. Кадрлар буенча үзегез тырышыгыз. Монда сезгә башлыклар ярдәм итмәячәк, — диде ул.
Читайте нас