Толбазыда яшәүчеләр Авыргазы сусаклагычы ярында генераль җыештырулар үткәрде. Өмә "Чиста уеннар" форматында оештырылды. Район хакимияте, үзәк дәваханә, "Авыргазы хәбәрләре" гәзите редакциясе һәм башка оешмалар үз командаларын җыеп чисталык уеннарында катнашты.
"Эко-Сити" төбәк операторы җыештыручыларны капчык һәм перчаткалар белән тәэмин итте.
"Чиста уеннар" - экологик белем бирү квесты. Катнашучылар территориядән чүп-чарны җыеп кына калмый, ә эшкәртеп була торган барлык чүп-чарны да аерым капчыкларга туплый. Толбазылылар 25 капчыкка - пыяла, 18гә - пластик, 3кә металл калдыклары җыеп алды. Барлыгы 68 капчык чүп-чар чыгарылды. Төбәк операторы аларны сортларга аеру комплексына алып китәчәк.
Квест нәтиҗәләре буенча, иң күп чүп-чар җыйган командалар Авыргазы районы хакимияте тарафыннан бүләкләнде.