+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
17 Июля 2019, 19:26

Радий Хәбиров Андрей Слепнев белән очрашты

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфага «Экспортлау вакыты» II Халыкара экспорт форумына килгән «Русия экспорт үзәге» генеральный директоры Андрей Слепнев белән очрашты.

Очрашуда, шулай ук, Русиянең финанс министры урынбасары Андрей Круглов һәм Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Осьмаков катнаштылар.
Яклар республика товар җитештерүчеләре продукциясен алга таба этәрү мәсьәләләре һәм арытаба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
– "Русия экспорт үзәге" ярдәме белән без предприятиеләребезне тышкы базарларга чыгару буенча системалы нигездә эш төзедек, – диде Радий Хәбиров.
Андрей Слепнев регионда предприятиеләрнең көндәшлеген арттыру буенча алып барылган эшчәнлекне, шулай ук экспорт акселерациясе инструментларының киң исемлеген һәм чит ил базарларына ныграк үтеп керүне билгеләп үтте.
Аның сүзләренә караганда, болар барысы да тышкы сәүдә әйләнешен үстерүдә уңышка ирешергә ярдәм итә.
Читайте нас