“РИА Новости” хәбәр итүенчә, Җир йөзендәге иң бай кешеләр, финанс базарларында хәл кискенләшү сәбәпле, йөзләгән миллиард доллар югалткан.
Гомумән алганда, 500 бай бизнесмен 117 миллиард доллардан колак каккан.
Аерым алганда, "Amazon"га нигез салучы Джефф Безос - 3,5, Louis Vuitton moet Hennessy компанияләр төркеме президенты Бернар Арно — 4, ә Facebookка нигез салучы Марк Цукерберг 2,7 миллиард доллар югалткан, дип хәбәр итә Forbes.
Базарларда хәлнең кискенләшүе Кытай һәм АКШ сәүдә мөнәсәбәтләре белән бәйле. Беренче августта Дональд Трамп сентябрьдән Вашингтон Кытайдан 300 миллиард долларлык товарларга өстәмә ун процент пошлина кертәчәк, дип белдергән иде.
Берничә көннән соң КХР Халык банкы узган елның декабреннән булган юань курсын минимумга кадәр киметте. Моңа җавап итеп, АКШ Финанс министрлыгы Кытайны валюта белән манипуляцияләүче илләр исемлегенә керткән. Америка ведомствосы, шулай ук, Бөтендөнья сәүдә оешмасына мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Пекинда юаньны АКШ белән сәүдә низагында корал итәргә җыенмыйлар, ә Кытай валютасы курсының волатильлеген тышкы факторлар белән аңлаталар, дип яза “Татар-информ”.