Чал чәчле ата-ана тәүдә баласызлыктан, хәзер исә аның имансызлыгыннан зар-интизар булып яши
Беркөнне редакциягә олы яшьтәге бер абзый килеп керде. Ерак районнан килгән. “Кызыл таң”да гаилә дусты турында мәкалә басылып чыккан. Башкалага юлы төшкәч, иптәшенә гәзитне кереп алырга вәгъдә биргән булып чыкты. Кергән уңайдан, “Әллүки” журналын кулына алып, сабый бала төсле битләрен ача-ача:
— Без үскәндә, шундый басма булсамы?! Шәп! — дип тел шартлатып куйды.
— Оныкларыгызга яздырыгыз, бергәләп укырсыз, — дибез.
— Кадере булмас шул, яздырыр идек тә... — диде ул уйчан гына.
Аның яңа гына балкыган йөзе кинәт караңгыланып куюга сәбәпләр дә җитди икән шул. Сүз артыннан сүз ияреп, үзе әйтмешли, бер роман язарлык тормышының гыйбрәтле урыннарын гына сөйләп ташлады.
Алар, хатыны белән икесе дә — нефтьчеләр. Студент эскәмиясеннән кавышып, ерак Себер тарафларына чыгып киткәннәр. Шунда эшләп-яшәп, хаклы ялга чыккач, Башкортстанга кайтып төпләнгәннәр.
— Читтә яшәгәндә үк, алдагысын кайгыртып, туган авылымда ике катлы йорт салып куйдык. Мул, җитеш яшәдек. Әмма Ходай Тәгалә иң теләгәнен, көткәнен насыйп итмәде. Балабыз булмады... — дип дәвам итте ул. — Шушы хыял димме, йөрәк ярасымы, хатынымны чиргә сабыштырды. “Акылдан язам бугай, балалар йортыннан алып, кыз бала үстерик”, — диде. Мин дә каршы килмәдем. Олыгаеп барабыз, картлык көннәрендә безгә юаныч, терәк булыр дип уйладык.
Бәхет төргәген күтәреп кайткан көннән ир белән хатынның тормышы яңа сулыш, татлы мәшәкатьләр белән тула. Җир шары әйтерсең дә шушы дүрт айлык сабый тирәсендә әйләнә. Газиз әнисе бала тудыру йортында ук ташлап калдырган кечкенә Ританы игътибар, наз һәм сөюгә “төрә” бу икәү.
Бала бишектә чакта сөйдерә, аннан төшкәч, көйдерә, дигәннәре бу очракка аеруча туры килә. Кызның үзсүзле, тиз үпкәләүчән бала булачагы кечкенәдән билгеле була. Ата-ана тәүге кыенлыклар белән аның үсмер вакытында очраша. Рита әле шул чакта ук үз сүзен сүз итәр өчен елап та, өйдән чыгып китүләр белән дә куркыта. Әти кешенең түземлеге соңгы чиккә җиткән очракта да, әнисе ике арага калкан булып баса — “Балага сүз әйтәсе булма!”
Икесе дә югары белемле, зыялы нәселдән булган әти-әнисенең кызларын укыган кеше итеп күрү турындагы хыяллары барып чыкмый. Укуга сәләте дә бар үзенең, тик ул аны кирәк дип тапмый. Үзе теләгәч, 9нчы сыйныфтан соң, әтисе аны музыка училищесына җитәкләп алып китә. Музыкага әвәслеге булган кыз баянчылар сыйныфын сайлый. Әткәсе, укырга керү шатлыгыннан, өр-яңа баян бүләк итә. Бәясенә дә тормый, ап-ак, елкылдап торган инструмент 100 мең сум чамасы була. “Ул чакта мондый акчага бер машина килә иде”, — ди абзый.
Ританың: “Тулай торакта, иптәшләрем белән яшим”, – дип тарткалашуы да соңгы чиктә кыз файдасына чишелә. Ялан кадәр фатирлары була торып, гомум торакка ашкынуын аңлап җиткермәсәләр дә, өлкәннәргә килешергә туры килә. “Каршы төшмик, күңелен төшермик, бәлки, шулай яхшырак булыр”, — дип юата алар үзләрен.
Шулай беренче курс тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Әтисе, гадәттәгечә, кичләтеп кенә кызы яшәгән тулай торакка сугыла. Кыз юк. Кайдалыгын бүлмәсендә дә, күрше-тирәдә дә белүче табылмый. Ритасын бүлмәдән бүлмәгә эзләп йөргәндә, әти кеше коридор почмагында аунап яткан баянны танып ала. Каешлары өзгәләнеп, күрекләре каерылып беткән, телләре эчкә баткан...
— Соңгы ярты елда ул укырга бөтенләй йөрмәгән, әле кышкы сессиядән дә имтиханнары тапшырылмаган булып чыкты. Без бала укый дип ышанып килдек, ә ул начар компаниягә эләгеп, кәеф-сафа корып, юлдан язып йөргән, — ди әти кеше, ачынып. — Аны иптәшләреннән болай гына аралап булмасы көн кебек ачык иде. Шуңа да әнисе белән икесен Башкортстанга кайтарып җибәрергә карар иттем. Ул чакта хатыным инде лаеклы ялга чыккан, ә миңа берничә ел эшлисе бар иде әле. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карап улый диләрме әле?! Озын сүзнең кыскасы, күпме генә тырышсак, көч салсак та, без бу баланы адәм итә алмадык. Бүгенге көндә өч бала белән өйдә утыра. Әйтергә дә оят, өчесе өч атадан. Уфада фатир тырыштырдык үзенә. Әтәй малы жәл түгел, дигәндәй, аны юкка чыгарып туктады. Үз йортым белән яшисем килә дигәч, шәһәр читеннән өй алып бирдек. Бала бит, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Әлеге дә баягы, бәлки, матур гына яшәп китәр, дигән өмет белән инде. Ә ул беркайда да эшләми, эшләргә дә теләми. Апагыз белән атна саен авылдан азык-төлек төяп килеп, суыткычларын тутырып китәбез. Хатын йортын җыештыра, оныкларны карый, мин ихата тирәсен тәртипкә китерәм. Хет бер күтәрелеп, “Исәнме, әнкәй-әткәй!” – дисә иде... Телевизор каршында көнбагыш чиртеп утырган җиреннән күз кырые белән генә карап куя. Кызганыч, оныклар да әниләренең безгә карата кырыс мөнәсәбәтен, хөрмәт күрсәтмәвен тоеп, шулай тиеш, дип аңлап үсә.
Алай зарланырга исәбем дә юк иде, әлбәттә. Шунысы гаҗәп: ничәмә гаилә тәрбиягә бала алып, бер дигән кызлар, малайлар үстерә, матур итеп аралашып яшиләр. Нишләп безнең очракта болай булды соң? Ничә ел яшәп, аның чынлыкта безнең бала түгеллеген тоярга тырнак очы кадәр дә мөмкинлек бирмәдек. Бу серне үзебез белән алып китәргә сүз куештык. Әллә соң артык үсендердекме, тәрбияне дөрес бирмәдекме? Әллә геннар, нәсел-нәсәп үзенекен иттеме, аңламассың. Ярый, без исән чакта ярдәм дә итәрбез, оныкларны да үстерешербез. Бездән соң нишләп бетәрләр?!
...Чал чәчле абзый гәзитләрен кочагына алып, “Машинада апагыз көтеп утыра”, дип, тизрәк чыгып китү ягын карады. Алар бу юлы да, ерак араларны якынайтып, кадерләп үстергән кызлары янына килгәннәр иде. Үзләренең кадерләре булмаса да...