Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы буенча алты авыл хакимиятенә яңа тракторлар тапшырылды.
Илеш районы әлеге программада иң актив катнашкан төбәк санала. 17 августта яңа техниканы тантаналы шартларда тапшырдылар. Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин белдергәнчә, соңгы вакытта 22 авыл хакимиятенең 18е шушы программада җиңеп чыкты. Хакимият башлыгы авыллар хәстәрлекләре белән шөгыльләнгән һәркемгә рәхмәт әйтте.
Гомумән, урындагы башлангычлар программасында Илеш районы 4нче ел катнаша. Шушы вакыт эчендә авылларда байтак социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итте. Атап әйткәндә, төрле инфраструктура объектларына ремонт үткәрүгә, җиһазлар һәм техника сатып алуга төрле чыганаклардан 130 миллион сумнан артык акча җәлеп ителде.