Башкортстанда банкрот булып танылган төзүчеләр һәм дольщиклар арасында вәкаләтләрне көйләү буенча республика фонды оештырыла. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу хактагы указга кул куйды.
Республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров фонд төзү – алданган дольщиклар алдында йөкләмәләрне үтәү эшендә мөһим этап, дип ассызыклады.
– Безгә бик катлаулы мирас калган - Идел буе федераль округында иң күп алданган дольщиклар бездә. Русия Федерациясе күләмендә дә алар бик күп, - диде республика җитәкчесе. - Алар алдындагы барлык йөкләмәләрне дә үтәячәкбез. Әмма кайчан? Вакыт күп түгел. Шуңа күрә фонд төзибез, аны бюджет акчалары белән баетабыз һәм төзелешкә җибәрәбез. Башкача булмый.