+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
1 сентябрь 2019, 08:39

Илсөя Бәдретдинова тамашачыларын тәрбияли

Аның фикеренчә, аларның күбесенә театр гына ярдәм итә ала.

Аның фикеренчә, аларның күбесенә театр гына ярдәм итә ала.
"Мәхәббәт FM" спектаклен карагач, ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә: "Шаккаткыч хәл... Ничә ел рәттән бара торган тамашага, хаман шыгрым тулы заллар. Шәп!!! Көлә-көлә елап беттем... Бик заманча... рәхәт... җиңел... Барып карагыз әле, ә... Телевизордан кемне кая нишләткәннәрен карап утырганчы, барыгыз әле театрга!.. Бәдретдинованың сырын санап, бар нәрсәдән гаеп эзләп утыручыларга... барыгыз әле театрга!!!" - дип язган.
Аңа җавап бирүчеләрнең фикере төрле:
"Әллә кайчан бардык. Сез чыннан да барыбыз да сыр саныйбыз дип уйлыйсызмы ул? Вәт артистлар!" - дип ачуланып язган бер укучы.
"Юк, мин алай уйламыйм. Бөтен кеше дә түгел. Санамаганнары күбрәк!!! Менә шул бөтен нәрсәдән гаеп табып утыручыларны театрга җибәрәсе килә... Бәлки дөньяга башкачарак карый башларлар иде..." - дип җавапаган Илсөя.
"Карый башламыйдыр... Шуышарга туган оча алмый", - дип язганнар аңа.
"Бик кирәгең бар иде!"
"Дөрес булып утырмагыз әле. Тик мактаналар әле байлыклары белән, әле башка нәрсә. Эшләре булмаса, авыру гаиләләргә булышсыннар".
"Үзегез нормаль кеше бугай сез, әмма шул телегезнең бер читен кисеп алырга иде. Нинди сыр санасын инде кеше? Артистларның нинди сыры күренсен, шулхәтле буянып", - дип шелтәләгәннәр Илсөяне.
Гадәттә мондый була торган бәхәсләрдәгечә, азактан тәнкыйди комментарий калдыручыларның үзләрен тәнкыйтьләгәннәр.
"Күп кенә артистларның тормышы белән танышып, кызыксынып барам. Шаккатам! Нигә бу дөньядагы кешеләрнең күңеле шундый усал, мәгънәсез, көнчел, эче пычрак белән тулган икән? Илсөя, Фирдүс, Данирның, Фазлыевларның ничек итеп тормыш дилбегәсен алып барулары ни пычагыма кирәк икән сезгә?"
"Бу дөньяда артистлар булмаса, аларның тормышларын тикшермәсәләр, кызык булмас иде. Күбесе көнләшеп тә куя торгандыр. Әмма тормыш һәрберебезгә алды белән тормый бит, ачуланышып теләсә нәрсә язмыйк".
Читайте нас