Башкортстан вәкиле лотереяда 4 миллион сумнан артык акча откан.
Башкортстанда яшәүче Вячеслав Миронов лотереяда 4,3 миллион сум акча откан.
Аның сүзләренә караганда, ул күп еллар буе призлар уйнатуда катнаша һәм тираж нәтиҗәләре буенча 70 мең сумга кадәр акча откан булган.
Вячеслав ТЭЦта энергетик булып эшли һәм, тормышта кирәкле бөтен нәрсәм бар, ди. Шул сәбәпле, бу акчаны ир кызларына һәм оныкларына бирергә уйлаган.