+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
9 сентябрь 2019, 23:13

Бавыр авыруларының беренче билгеләре нинди?

Тәндәге кайбер үзгәрешләр бавыр авыруларының башлангыч стадияләре турында хәбәр итәргә мөмкин.

Тәндәге кайбер үзгәрешләр бавыр авыруларының башлангыч стадияләре турында хәбәр итәргә мөмкин.
Тәндәге кайбер үзгәрешләр бавыр авыруларының башлангыч стадияләре турында хәбәр итәргә мөмкин, дип яза "Интертат".
Табиблар әйтүенчә, тиренең һәм күзнең өске катламы саргылт төскә керсә, бу бавыр авыруларының инде азган стадиягә җитүен аңлата. Шулай ук А гепатитының кискен формасы, яки вирус авырулары турында кисәтә.
Әмма әлеге органның эшчәнлеге бозылуның иң беренче билгесе - яңакларда һәм борын канатларында кан тамырларының йолдызчык формасында (сосудистые звездочки) беленеп торуы, тиредә "жировиклар" һәм тимгелләр барлыкка килү. Шулай ук телнең очы кызарып торырга, анда калын кунык барлыкка килергә мөмкин, дип яза "Интертат".
Әгәр көтелмәгәндә пигмент таплар чыкса, тире корыса, яңакларда һәм чигәләрдә сыткычлар чыкса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сынучан тырнаклар, күз астында "капчыклар" булу да бавыр эшчәнлеге бозылу турында кисәтә.
Әлеге билгеләр булганда кан анализлары тапшырырга һәм УЗИ ясатырга кирәк
Читайте нас: