"Башкортстан Республикасында төбәк башлыгын сайлауларда иң югары конкуренцияләрнең берсе булды. Радий Фәрит улы Хәбиров, аңа тиешле бәя бирергә кирәк, бернинди көндәшләрдән дә курыкмады һәм лаеклы нәтиҗә белән сайлауда җиңде. Бездә республикадан шикаятьләр дә юк диярлек. Бу бик лаеклы, бу хөрмәт уята. Үз-үзеңә, үз көчеңә ышансаң, көндәшләрең белән гадел булсаң, гадел җиңәсең — башкаларга менә шуңа өйрәнергә кирәк, — диде Элла Памфилова.