+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
10 сентябрь 2019, 16:44

Радий Хәбиров-губернаторлар медиарейтингында лидерлар бишлегендә

2019 елның августында губернаторлар медиарейтингында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров дүртенче урынны алды. «Медиалогия» шундый мәгълүматлар китерә.

2019 елның августында губернаторлар медиарейтингында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров дүртенче урынны алды. «Медиалогия» шундый мәгълүматлар китерә.
Рейтинг «Медиалогия» системасының киңкүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән, ул 52 меңнән артык чыганакны үз эченә ала: ТВ, радио, гәзит-журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ. Рейтингны 2019 елның августында Мәскәү мэры Сергей Собянин җитәкләде. Аның турында киңкүләм мәгълүмат чаралары 26,9 мең тапкыр искә алган. Собянин медиаиндексы - 217 526,9.
Икенче урында-Санкт-Петербург губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Александр Беглов, өченче урында – Чиләбе өлкәсе җитәкчесе Алексей Текслер.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров (ММЧ 9,6 мең тапкыр искә алынган) үз позициясен ике пунктка яхшыртты һәм август рейтингында 71 896,6 медиаиндекс белән дүртенче урынны алды.
Алдынгы бишлекне Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев йомгаклады.
Беренче унлыкка шулай ук Рамзан Кадыйров (Чечня), Рөстәм Миңнеханов (Татарстан), Сергей Аксенов (Кырым), Евгений Куйвашев (Свердловск өлкәсе) һәм Глеб Никитин (Түбән Новгород өлкәсе) керде.
Шул ук вакытта Идел буе федераль округы рейтингында Радий Хәбиров агымдагы елның августында лидерлык позициясендә тора.
Икенче урында – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, өченчедә - Түбән Новгород өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин. Алдынгы бишлекне Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев йомгаклады.
Рейтингка комментарийларда аны төзүчеләр Башкортстан җитәкчесе рейтингы август аенда төзелгән киңкүләм мәгълүмат чараларынан хәбәрләр китерде. Алар арасында - Русия Президенты Владимир Путин белән эшлекле очрашу, Радий Хәбировның социаль челтәрләрдә сайлау алды дебатларында катнашуы, Уфада спорт көрәше үзәге төзелеше башлануы, шулай ук Изәк елгасы пычрануга бәйле вәзгыятьне җентекләп анализлау өчен махсус эш төркеме булдыру.
Моннан тыш, республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров муниципалитетлар җитәкчеләренең эшкуарлар белән эшләвеннән канәгатьсезлек белдерде. Шулай ук ММЧ хәбәр иткәнчә, Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алексей Текслер очрашуы булган.
Читайте нас