Бу коточкыч хәл Уфада булган.
Хатын-кыз танышын очрата. Ул таксист белән эчеп утырган була. Исерек ирләр ханымны кайтарып куярга тәкъдим итәләр. Ярты юлда хатынның танышы машинадан төшеп кала.
Ялгыз калган хатынга таксист бәйләнә һәм җенси мөнәсәбәт кылуны таләп итә башлый. Хатын-кыз баш тарткач, ул аны кыйный, ә аннары муеныннан алтын чылбырын өзеп ала. Ханым машинадан чыгып кача, тик ир аны куып тотып, салонга бикли. Шофер кабат интим таләп итә, хатын баш тартып, кулонны ике алтын балдакка алмаштырырга сорый. Нәтиҗәдә, һөҗүмче барлык кыйммәтле әйберләрне үзенә ала.
Ахыр чиктә, хатын качып котылып, полициягә мөрәҗәгать итә.
Хокук саклау органнары зыян күрүче белән бергә вакыйга урынына чыга. Эзләү барышында 34 яшьлек ир табыла. Ул шул машинадан ерак түгел генә йоклап яткан була. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.