Сентябрь ахырына кадәр 52 меңгә якын русияле эшсез калырга мөмкин.
Сүз штат кыскару яки компания ябылу сәбәпле эшсез калучылар турында бара.
Шулай да аналитиклар, 2016 елдан бирле чагыштырганда, бу иң аз сан, дип билгели.
Шул ук вакытта, кыскартулар күпләп түгел, чөнки бу күрсәткеч ил буенча эш яшендәге 75,6 миллион кешенең 0,1 проценты да түгел.
Эшкәртү сәнәгатенә караган компанияләрдә иң зур кыскартулар планлаштырылган - 12,6 мең кеше.
Дәүләт идарәсе һәм хәрби хәвефсезлек, социаль тәэминат тармагында 7,7 мең кешенең эшсез калуы ихтимал. Мәгариф өлкәсендә эштән азат ителү 5,2 мең хезмәткәргә кагылачак.