+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
25 сентябрь 2019, 08:54

Оныгының туена фатир бүләк итәр өчен банк талаган

Оныгының туена фатир бүләк итәр өчен Ленинград өлкәсенең Кириш районында яшәүче 70 яшьлек пенсионер ханым "банда" җыеп, банк талаган.

Оныгының туена фатир бүләк итәр өчен Ленинград өлкәсенең Кириш районында яшәүче 70 яшьлек пенсионер ханым "банда" җыеп, банк талаган.
Петербургта фатир сатып алу өчен җитәрлек күләмдә акчасы булмагач, ахирәтенең оныгы һәм әлеге банкта эшләүче таныш хатын белән сөйләшеп, пенсионер ханым банк талау өчен план кора. Ул бик гади була: банк хезмәткәре пенсионер ханымга бирү өчен анда яткан 500 мең сум акчасын әзерли, егет банкка керә (авыл банкында видеокүзәтү камералары юк), бу акчаны бернинди каршылыксыз урлый, ә банк зыянны каплый.
Барысы да шома гына барып чыгар да иде, тик банктан чыккан вакытта талаучыны таныйлар — авылда 950ләп кеше яши һәм алар бер-берсен яхшы белә. Алар егетне полициягә тапшыра, ул барысын да җентекләп сөйләп бирә.
Инсценировкада катнашучыларның барысын да тотканнар. Тикшерү башланган. "Банда"да катнашучыларга җиде елга кадәр төрмә яный.
Читайте нас