+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
25 сентябрь 2019, 06:09

Торак йортта түшәм ишелеп төшкән

Бу хәл Стәрлетамакта булган. Йортта яшәүчеләр исәнме?

Бу хәл Стәрлетамакта булган. Йортта яшәүчеләр исәнме?
Биредә торак йортта түшәм җимерелгән, дип хәбәр итә "Башкортостан" дәүләт телевидение һәм радио компаниясе.
Яугир интернационалистлар урамындагы йортның беренче катында кибеттә ремонт ясый башлаганнан соң җимерелү нәтиҗәсендә, икенче каттагы фатирлар идәнсез калган.
«Икенче каттагы идәндә такталар гына калды, бетон плитәләр җимерелде. Фатирга керү куркыныч», - дип яза монда яшәүчеләр.
Зыян күргән фатирларда яшәүчеләр вакытлыча урнаштыру пунктында яшәүдән баш тарткан һәм туганнарында торалар.
Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Читайте нас