+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
3 октябрь 2019, 03:24

Республикада гомумдәүләт проекты буенча 53 балалар бакчасы төзеләчәк

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында "Демография" гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда балалар бакчасы төзеләчәк.Уфа янындагы "Миловка паркы" микрорайонында балалар бакчасы 2020 елга "Демография" гомумдәүләт проекты буенча төзеләчәк. Бүгенге көндә 5 меңнән артык кеше яшәгән авыл биләмәсендә 1976 елда төзелгән бер мәктәпкәчә учреждение эшли.Октябрь аенда Уфа районының "Миловка паркы" торак комплексында "Демография" гомумдәүләт проекты буенча 180 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше башланачак. Дәүләт контракты нигезендә төзелешне 2020 елның августында тәмамлау планлаштырыла. Финанслау 126 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.Әлеге авыл биләмәсе территориясендә яшәгән 5 меңгә якын кешенең 600дән артыгы - 7 яшькә кадәр балалар."Безнең 1976 елда төзелгән балалар бакчасы бар. Ул 110 урынга исәпләнгән, әмма хәзерге вакытта анда 305тән артык бала йөри. Урыннар җитми, яңа бакчага ихтыяҗ зур", - дип сөйли анда яшәүче халык.2019-20 елларда республикада барлыгы 7,5 мең урынлы 53 балалар бакчасы төзеләчәк.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында "Демография" гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда балалар бакчасы төзеләчәк.
Уфа янындагы "Миловка паркы" микрорайонында балалар бакчасы 2020 елга "Демография" гомумдәүләт проекты буенча төзеләчәк. Бүгенге көндә 5 меңнән артык кеше яшәгән авыл биләмәсендә 1976 елда төзелгән бер мәктәпкәчә учреждение эшли.
Октябрь аенда Уфа районының "Миловка паркы" торак комплексында "Демография" гомумдәүләт проекты буенча 180 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше башланачак. Дәүләт контракты нигезендә төзелешне 2020 елның августында тәмамлау планлаштырыла. Финанслау 126 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.
Әлеге авыл биләмәсе территориясендә яшәгән 5 меңгә якын кешенең 600дән артыгы - 7 яшькә кадәр балалар.
"Безнең 1976 елда төзелгән балалар бакчасы бар. Ул 110 урынга исәпләнгән, әмма хәзерге вакытта анда 305тән артык бала йөри. Урыннар җитми, яңа бакчага ихтыяҗ зур", - дип сөйли анда яшәүче халык.
2019-20 елларда республикада барлыгы 7,5 мең урынлы 53 балалар бакчасы төзеләчәк.
Читайте нас