+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
8 октябрь 2019, 10:12

"Аны бер генә коткару чарасы да юк!"

Табиблар яман шеш белән көрәшүче атктриса Анастасия Заворотнюкның киләчәген фаразлый.

Табиблар яман шеш белән көрәшүче атктриса Анастасия Заворотнюкның киләчәген фаразлый.
Хәзерге вакытта актриса Мәскәүнең шәхси клиникаларының берсендә дәвалана. Нейрохирург Павел Шняков вакыйгаларга үз карашлары белән уртаклаша.Табиб сүзләре буенча, хәзерге вакытта дөнья медицинасы бу куркыныч авыру алдында көчсез. Яман шештән бер генә даруны да уйлап тапмаганнар әле. Нейрохирург шулай ук баш миенең бик катлаулы структурага ия булуын әйтә. Баш мие яман шешен дәвалау авыр бирелә, чөнки дару препаратларының барысы да аның структурасына үтеп керми. Димәк, кеше тулысынча дәвалана алмый.
Актрисада фаразланган глиобластома баш миенең барлык структураларына үтеп керә һәм бик тиз үсә. Авыру аның симптомнарын бөтенләй сиздермәве белән начар. Нейрохирург бу авыру белән авырганда яшәү вакытын аныклады. Глиобластома вакытында ул нибары алты ай тәшкил итә.
Бу көннәрдә актриса вафат булды дигән имеш-мимешләр ишетелде. Бу яңалыкны аның директоры Стас Христов кире какты.
Яшә, Настя...
Читайте нас