"Ватан" этнопаркы амфитеатрындагы тамашада - яңа рэп һәм милли рок!
"Аргымак" этно-рок төркеме тамашачыларга моңа кадәр таныш булган музыкаль әсәрләрнең яңа яңгырашын тәкъдим итә.
Гөлия Әхмәдуллина, тамашачы:
- Генерал Шәйморатов турындагы барыбызга да билгеле җырны үзенчәлекле башкарулары таң калдырды, Әфарин егетләргә!
- "Аргымак" - безнең горурлык. Мин чит илләрдәге дусларга аларның язмаларын юллыйм. Барысына да ошый!
"Ватан" этнопаркы амфитеатрындагы тамаша дәвам итә. Сез дә кушылыгыз, дуслар!
Әлеге мизгелләрдә анда Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин чыгыш ясый.