Бер хатын 11 яшьлек малайдан бала тапкан.
АКШның Флорида штатында 28 яшьлек хатын бала белән җенси мөнәсәбәткә кергәне өчен хөкем ителгән.
Бер гаиләдә няня булып эшләгәндә ул 11 яшьлек тәрбияләнүчесен җенси мөнәсәбәтләргә керергә күндергән, ә соңыннан аңардан бала тапкан. Бары тик өч елдан соң гына малай әнисенә бу хәлләрне сөйләп бирә. Ә ана кеше шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә.
Экспертиза няня баласының әтисе шул малай икәнлеген раслый.
- Бүгенге көндә кайчандыр каза күргән малай баланы тәрбияли. Көчләүче хатын исә суд карары белән 20 елга хөкем ителгән, - дип яза урындагы матбугат чаралары. Колониядән чыккач та, азгын хатын 10 ел сынау срогында булачак, арытаба аны бакыйлыкка күчкәнче полиция күзәтүе астында яшәү көтә.
Америкада "җенси" җинаять кылучыны каты җәза көтә. Ә бездә?