Забелин Максим Васильевич 1979 елның 17 июлендә Курск өлкәсенең Суджа шәһәрендә туган. Санкт-Петербург Хәрби-медицина академиясен, Русия Оборона министрлыгы Табиблар белемен камилләштерү буенча дәүләт институтының клиник ординатурасын тәмамлаган. Русия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә эшлекле хакимият мастеры дәрәҗәсен ала. Медицина фәннәре докторы.
Хезмәт эшчәнлеген 2003 елда Курск шәһәрендә Русия Оборона министрлыгы авиабазасында медицина хезмәте начальнигы булып башлый. 2003-05 елларда – Русия Оборона министрлыгының гарнизон госпитале хирургия бүлеге өлкән одинаторы, 2008-09 елларда – Русия Оборона министрлыгы база госпиталенең хирургия бүлеге начальнигы (Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәре), 2009 елда Русия Оборона министрлыгының Табиблар белемен камилләштерү буенча дәүләт институтының хирургия кафедрасы доценты (Мәскәү шәһәре), 2010-12 елларда – Мәскәү шәһәренең 67нче клиник дәваханәсендә онколог, 2012-13 елларда – Мәскәү шәһәренең 50нче клиник дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире, 2013-15 елларда – Мәскәү онкология диспансеры баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары, 2015 елдан – Русия Федерациясенең дәүләт фәнни үзәге – А. И. Бурназян исемендәге федераль медицина биофизика үзәгенең дипломнан соң һөнәри белем бирү институтының онкология һәм медицина физикасы белән радиация медицинасы кафедрасы мөдире, 2015-17 елларда шушы ук учреждениедә генеральный директор урынбасары, баш табиб, 2017-18 елларда – Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе урынбасары, 2018 елда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы Дәүләт медицина радиология тикшеренү үзәге генеральный директоры урынбасары, 2018-19 елларда Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы булып эшләде.