+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
1 ноябрь 2019, 10:21

Дүртөйледә "Туган тел" бәйгесе гөрли

Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел-2019» яшь башкаручыларның XIII республика бәйгесенең сайлап алу туры дәвам итә. Чарага республикабызның төрле төбәкләреннән 22 кеше килде. Аларның чыгышлары үзешчәннәр һәм профессионал вокалчылар номинацияләрендә бәяләнә.

Кунакчыл Дүртөйле җирендә әлеге мәртәбәле бәйге инде унынчы ел үткәрелә. Быел ул бөек шагыйрь һәм язучы Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды. Шуңа да бәйгечеләрнең күпчелеге зур теләк белән аның шигырьләренә язылган җырларны башкара. Конкурсның чикләре елдан-ел киңәя: быел Түбән Варта шәһәреннән дә килүчеләр бар. Казан шәһәре, Мәчетле, Бөрҗән һәм башка районнар талантлары да чарада үз көчен сыный.Яшь башкаручыларны һәм тамашачыларны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Республика халык иҗаты үзәгенең иҗади эшчәнлек буенча генеральный директор урынбасары Нәфисә Тулыбаева, "Туган тел" бәйгесенең авторы Алик Локманов ихлас сәламләде, уңышлар теләде.
Җыр бәйгесенең жюриен Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев җитәкли. Беренче турда бәйгедә катнашучылар икешәр җыр башкара, иртәгә тагын икешәрне җырлаячак. Чара иртәгә, 2 ноябрьдә кичке сәгать 6да В.Н.Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә зур гала-концерт белән тәмамланачак.
Читайте нас