+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
3 ноябрь 2019, 13:30

Сәнгать төне чараларга бай булачак!

Бүген 18 сәгатьтән башкалабыз Уфада һәм республиканың барлык районнарында мәдәни тормыш гөрли башлаячак.

Бүген 18 сәгатьтән башкалабыз Уфада һәм республиканың барлык районнарында мәдәни тормыш гөрли башлаячак.

Республиканың милли музеенда “Берендей” студиясенең агачтан кисү буенча осталык дәресе, “Милли костюмны бизә” балалар мини-мәйданчыгы, “Музейга бүләк итәм” акциясе, үзешчән театрларның “Яратасызмы сез театрны?” осталык дәресе, Мостай Кәримнең сәхнә әсәрләре буенча квест һәм төрле күргәзәләр, фильмнар күрсәтү көтелә.Аксаков мемориаль йорт-музеенда Рәҗаб Вәкиловның һәм Аксаковның театраль эшчәнлеге буенча “Яраткан сәнгать” күргәзмәләре оештырылачак, сәнгать институты студентларының концерты һәм Гогольнең “Ревизор” комедиясе күрсәтеләчәк.
Шаһит Ходайбирдин музеенда шулай ук экскурсияләр, фильмнар күрсәтү көтелә.
Әбҗәлил, Дүртөйле, Темәс, Туймазы тарих-туган якны өйрәнү музейлары да бай программа әзерләгән. Анда викториналар, осталык дәресләре, фотокүргәзмәләр, экскурсияләр, концертлар, флешмоблар булачак.
Гомумән, бүген кич республиканың 90га якын музее гөрләп торачак.
Шулай ук күргәзмә заллары, концерт оешмалары, театрлар, мәдәният өлкәсендәге һөнәри мәгариф учреждениеләре, китапханәләр дә күп һәм эчтәлекле чаралар әзерләгән. Алар бүген дә, иртәә дә дәвам итәәк. Чаралардан читтә калмагыз!
Читайте нас