+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
5 ноябрь 2019, 14:35

"Ашыгыч ярдәм" машинасы кемгә комачаулаган?!

Юлын кисеп чыккан автомобиль аркасында һәлакәткә очраган "Ашыгыч ярдәм" машинасы кюветка очкан. Башбаштак водитель качу ягын караган.

Юлын кисеп чыккан автомобиль аркасында һәлакәткә очраган "Ашыгыч ярдәм" машинасы кюветка очкан. Башбаштак водитель качу ягын караган.

Ашыгыч медицина ярдәме машинасы катнашлыгында һәлакәт Учалы шәһәреннән ерак түгел булган. Шаһитлар барысын да видеога төшергән һәм социаль челтәрләрдә уртаклашканнар.
— Ачыкланмаган машина "Ашыгыч ярдәм" машинасының юлын кисеп, " Газель" белән бәрелешә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасы кюветка барып каплана, - дип сөйли видеоязма авторы.

Шаһитлар мәгълүматларына караганда, һәлак булучылар юк, ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ пациент юлын башка машинада дәвам иткән.

Кешеләр сәламәтлеге сагында торучы белгечләрнең урыны нинди җәмгыятьтә дә хөрмәттә булган. Бүген аларның юлын шулай дорфа бүлүче иртәгә үзе дә алар кулына калырга мөмкин булуын аңлыймы икән?
Читайте нас