Башкаланың Гагарин урамындагы гыйбадәтханәдә чыккан янгын аңа ярыйсы ук зыян китергән. Әмма, Ходайның рәхмәте, биредәге бер китапка да янгын телләре кагылмаган.
Янгын чыгуның сәбәбләрен хокук саклаучылар тикшерә. Беренче мәгълүматларга караганда, аңа ут төртүләре ихтимал.
Видеокүзәтү камераларыннан янгын чыккан төндә биредә ак машина туктавы, аннан хатын-кыз төшеп калуы, машина әйләнеп килеп, аннан ир кеше чыгып, мәчетнең икенче каттагы тәрәзәсен ватып, ут ташлавы күренә, диләр.
Кемдер моны "Хәмзә" мәчете янындагы сәүдә нокталары эшчәнлеген туктатуга бәйли.
Ничек кенә булмасын, Аллаһ йортына зыян китерергә базнат итүче булса, аның җәзасын күкләрдән генә көтеп торырга ярамый, ул халык, закон алдында да җавап тотсын иде.