17 яшьлек кызның тәненнән пуля алганда ул табибка шулай зарланган.
Мәскәүдә яшәүче 17 яшьлек егет очрашып йөргән кызына пневматик пистолеттан аткан.
Егет яшьтәш кызын очрашуга чакырган булган. Шәраб эчеп утырганда сүз хыянәт турында барган. Моңа ачуы чыккан егет, кесәсеннән пистолет алып, кызга аткан.
Бу гашыйк парны дәваханәгә әниләре алып килгән. Бәхеткә, пуля күз тамырларына эләкмәгән, бик нык эчкә дә кереп китмәгән. Табиб, күз кабагындагы пуляны алгач, күренер-күренмәс кенә тегеп куя. Җөе калмаска тиеш, дип тә ышандыра ул кызны.
Ә кыз аңа шәхси тормышындагы уңышсызлыкларына зарланган. “Монысы өченче егетем инде. Монысы да начар, димәк...”, — дигән ул.