Яңавыл шәһәрендәге әлеге йортта булган хәл күпләрне тетрәндерде. Алты яшьлек малайның әнисе үлеп, аның мәете янында бикләнеп калуы мәгълүм булгач, баланың психик хәле борчуга салды. Әле ничек яши соң ул?
Бала Мәскәүдә яши. Үзе теләгәнчә, бассейнлы балалар бакчасына йөри. Әнисе турында берни дә сөйләми, искә төшерми, әйтерсең дә аны оныткан.
Әмма еш кына елый... "Ник елыйсың?" - дип сорасалар, "Белмим", - дип җавап бирә.
Тәрбиячеләр фикеренчә, ул тирә-юньдәгеләргә күңелсезлек китерүдән уңайсызлана.
Бик яшьли ятимлек ачысына тарыган сабыйга мәрхәмәтле була күрсен Ходай...