+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
7 ноябрь 2019, 06:50

Галимнәр яман шеш таралуны туктату ысулын тапкан

Американың Корнелль университеты биомедицина тикшеренү үзәге белән Нью-Йоркның Пресвитериан дәваханәсе галимнәре баш миенә яман шеш күзәнәкләренең таралуына ярдәм итә торган CEMIP аксымының үзлекләрен ачыклаган. Тикшеренү релизы Medical Xpress порталында бастырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр CEMIP аксымының кан тамырларын һәм резидент иммун күзәнәкләрен баш миенә яман шеш күзәнәкләрен метастазларга ярдәм итә торган ялкынсыну молекулалары барлыкка китерүен ачыклаган.
Хайваннарда үткәрелгән экспериментлар әлеге аксымны блокировкалау баш миенә метастаз тарату процессын тоткарлавын күрсәткән. Онкологиядән үлемнәрнең күбесе яман шеш күзәнәкләре башка органнарга таралу аркасында килеп чыга. Баш миенә метастазлар таралу иң куркыныч очракларның берсе булып санала. Галимнәр күзаллавынча, CENP аксымына контрольлек итү медикларга яман шешне дәвалауда һәм аның үсеш куркынычын фаразлауда ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

Тулырак:Tatar Today - татар яңалыклары.
Читайте нас