+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
7 ноябрь 2019, 07:00

Ике улы белән югалган ир турында экстрасенслар нәрсә ди?

"Мин "Кирәкми! Кирәкми!" - дип кычкыру ишетәм", - ди аларның берсе.

"Мин "Кирәкми! Кирәкми!" - дип кычкыру ишетәм", - ди аларның берсе.

Өч күрәзәче дә, бер-берсе белән килешмичә, Мазовларның мәетләрен суда күрми. Алар елга буенда табылган матрас белән машина хатыны һәм эзтабарлар өчен эз бутаучы маневр, дип фаразлый.
— Миңа кыен, кулларым оеый, тик мин аларны суда күрмим, — ди Марина исемле күрәзәче. - Мин төньяк юнәлештә ташландык соры йорт күрәм. Шунда аларның эзләре өзелә дә инде.

Экстрасенс сүзләренә караганда, Мазовлар бу йортта булырга мөмкин, аның янында елга ага, ә тәрәзәләрдән биек йортлар күренә, бәлки, анда микрорайон да бардыр.

Билгеле булуынча, шәһәрнең төньяк өлешендә Мазовларның дачасы бар. Аның янында хокук саклау органнары хезмәткәрләре даими кизү тора.

Шулай ук өч экстрасенс та бер фикердә - Мазовлар бу дөньяда юк инде.

- Мин бу балаларның да, әтиләренең дә алга таба тормыш юлын күрмим. Моңа ышанасы килми, әмма мин өч тапкыр "Алар исәнме?" - дигән сорау бирдем һәм өч тапкыр бер җавап килде: "Юк!" — ди Марина.

Икенче экстрасенс Ульяна гаиләнең әтисен дә тасвирлаган.

— Ул гел кычкыра, шуңа аның хәтта бит мускуллары тартыша. Ул хәрби кеше, яисә бик арыган, өметсез, психик яктан сәламәт түгел, дигән нәтиҗә ясарга була, - ди күрәзәче.

Әти кешенең психик авыру булуын Маргарита да раслый.

- Аларның гаилә мөнәсәбәтләре бик катлаулы. Бу ирне куркыныч адымга этәрә ала, — ди ул.

Хәзер хокук саклау органнары бу вакыйганың барлык версияләрен дә тикшерә. Әмма вакыйганың яхшы тәмамлануына ышанмый. Алар фикеренчә, Мазовка качуны планлаштырырга вакыт калмаган булган.

— Аның балаларны хатыны белән әрләшкәннән соң алып китүе билгеле. Бу хәл белән юкка чыгу арасында вакыт бик аз узган. Мондый хәйләкәр план кору, азык-төлек запасы туплау һәм документларны алыштыру өчен аның вакыты җитмәс иде. Мөгаен, безгә иң начар нәтиҗәгә әзерләнергә кирәктер, - ди хокук саклаучылар.


Читайте нас