+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
9 ноябрь 2019, 07:15

Аны сабакташы кыйнап үтергән

Әмма үлем хәлендә дә ул аны сатмаган.

Әмма үлем хәлендә дә ул аны сатмаган.

45 яшьлек уфалы Алексейга 51 яшьлек инвалид Андрей Константиновны үтерүдә гаеп белдергәннәр. Ирне 2 ноябрьдән 3 ноябрьгә каршы төндә кыйныйлар, өч көннән соң ул дәваханәдә җан бирә.
Тикшерү версиясе буенча, бу төндә Константинов Алексей янында кунакта була, анда алар бергә эчәләр, сүзгә килешеп, хуҗа кунакны кыйнап чыгара. Шуннан соң Константинов өенә кайтып китә, ике көннән соң дәваханәгә эләгә һәм вафат була.

Үләр алдыннан ул мунчадан кайтып килешли аңа 5 кешенең һөҗүм итүе, типкәләп ташлавы турында сөйли. Әмма Алексей полициягә сабакташын үзе кыйнавы турында гариза яза.

Эчеп сугышканнар арасында мондый хәлләр әледән-әле булып тора. Дуслар белән очрашканда лаякыл булганчы эчмәскә була да бит.
Читайте нас