Артем Мазов һәм аның улларын эзләү дәвам итә. Аны эш урынында да, өйдә дә көтәләр. Барыбыз да яхшыга өметне өзмибез...
Артемның ата-анасын Андрей Малаховның "Прямой эфир" тапшыруына чакырганнар.
- Безгә анда катнашкан өчен 200 мең сум акча тәкъдим иттеләр, - ди алар. - 400 мең сум сораган булсак та бирерләр иде. Ләкин безгә акча да, билгелелек алу да кирәкми. Балалар гына исән булсын иде...
Артем Мазов, 35 яшьләр тирәсендә күренә, буе 186 сантиметр, төз гәүдәле, күзләре соры. Ул кара куртка, зәңгәр джинсы, соры ботинкалар кигән булган.
Аның 5 яшьлек улы Илья Мазовның буе 116 сантиметр, ябык гәүдәле, сары чәчле, ирен өстендә миңе бар. Зәңгәр бүрек, яшел куртка, соры джинсы, кара зәңгәр кроссовкалар кигән.
8 яшьлек Вячеслав Мазов: буе 138 сантиметр, тыгыз гәүдәле, чәчләре аксыл-сары, коңгырт күзле. Зәңгәр бүрек, кара зәңгәр куртка, кара джинсы, соры ботинкалар кигән.
Алар турында мәгълүмат белүчеләрдән 279-39-02, 237-19-60, 279-48-70, 238-02-22 яки 02 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.