Матбугат йортының алтынчы катында урнашкан "Кызыл таң"га җәяү дә, лифт белән дә менеп була. Лифтка кем керә, кем чыга — халык өзелми. Менә журналистыбыз Резида Вәлитова киенеп-ясанып кайдадыр китәргә дип, лифт төбенә баскан. Ишек ачылуга — мәзәкләр остасы, даими авторыбыз Юнир Салаватов тора.
Юнир абый лифттан чыккан, әмма хәбәрчене үткәрми.
— Абау!!!— ди ул, зур гаҗәпләнү тойгысын белдереп. — Син монда нишләп йөрисең?!
Резида аптырашта. Әллә берәр зур чарадан калганмы? Нәрсә онытылган? Кайда барылмаган? Гомере буе шушы гәзиткә хезмәт итеп, әллә бүген үз урынында түгелме ул?
— Юнир абый, әйтегез тизрәк, ни булды?
— Сиңа бит... Сиңа бит... матурлык конкурсына барырга кирәк! — ди Юнир абый чын күңелдән.
Икесе дә көләләр.