+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
13 ноябрь 2019, 13:00

Борыны эчендә ... теш тапканнар

Ир-егет шулай егерме ел яшәгән.

Ир-егет шулай егерме ел яшәгән.

Кытайның Харбин шәһәрендә бер ир егерме ел дәвамында танау эчендә үскән теш белән яшәгән. Үзе ул бу турыда белмәгән. Бу хакта "Daily Mail" сайты хәбәр итә.
Ир табибларга ноябрь башында мөрәҗәгать иткән. Ул соңгы өч айда сулыш алу авырлашудан интеккән, шулай ук төннәрен начар йоклаган. Табиблар аның бит сөякләренә рентген ясаган һәм пациентның борын эчендә шикле әйбер тапкан. Арытаба ачыклануынча, ул гадәти теш булып чыга.

1999 елда, аңа ун яшь булганда, ул сәүдә үзәгенең өченче катыннан егылып төшеп, ике тешсез калган. Шул чордан башлап бер теше кыек үскән дә инде.

Кичә хирурглар ир-атка ике сәгатьлек операция ясаган һәм аңың борыныннан 1 сантиметрлы тешне алган. Хәзер ул үзен яхшырак хис итә.
Читайте нас