Моның өчен «Уфа» халыкара аэропорты транспорт куркынычсызлыгы таләпләрен бозуда гаепләнә һәм штарф түлиячәк.
Моңа кадәр «Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елның язында "Utair" авиакомпаниясе рейсына республика психоневрология диспансерында дәваланучы 65 яшьлек пациент кергән.
Билетсыз хатын ике контроль эшелонын уза һәм Мәскәүгә очучы самолет бортына эләгә ала. Аңа стюард игътибар итеп, тиешле органнарга хәбәр итә.
Уфа аэропорты юристлары бу эшкә башка төрле квалификация биреп, штраф күләмен азайтырга тырышып караган, әмма эш барып чыкмаган. Хәзер бу хатыннын билетсыз самолетка эләгүе һава юллары компаниясенә 50 мең сумга төшәчәк.