+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
14 ноябрь 2019, 14:10

Чын актерлар булып үсеп киләләр ич!

Уфа "Нур" татар дәүләт театрының балалар мәктәп-студиясе өч ел элек ачылып, инде аягына ныклы басты да. Студиянең ачылган көннәрен хәтерлим. Театр актрисасы Алина Дәүләтшина-Сабирҗанованың зур хыяллар белән планнар коруын, беренче карлугачларны студиягә җәлеп итү эшен башлавын, аның борчылу-шатлыкларын һич онытмыйм. Алина Илдар кызы башлаган юлдан хәзер башкалар атлый.

Бүген мәктәп-студиядә иллеләп бала шөгыльләнә. Араларында мөмкинлекләре чикле балалар да бар. Алар аерым дәресләр ала, әмма постановкаларда яшь студиячеләр барысы бер сәхнәдә очраша.
Беренче елны яшь актерларның ике эшен карадык. Алар - Корней Чуковскийның "Муха-Цокотуха" белән Антуан де Сент-Экзюпериның "Маленький принц" әсәрләре буенча әзерләнгән постановкалар. Былтыр "Нур"ның балалар театр һәм хореография студияләре берләшеп, тамашачыларны әкият герое Мэри Поппинс белән таныштырды. Әле исә Буратино маҗаралары сәхнәләштерелә. Бүгенге көндә студиягә актриса Ленария Хаҗиева җитәкчелек итә, ул ук сөйләм техникасына өйрәтә. Актер осталыгы буенча педагог - Марат Хәсәнов, хореограф - Юлия Тимербулатова. Җыр дәресләрен Рита Янгирова алып бара. Декабрь азагын көтәбез! Ниләр белән сөендерер яшь актерларыбыз?
Читайте нас