+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
14 ноябрь 2019, 11:55

Хатыны мәетен чемоданга салып суга ыргыткан

Русиядә һәр сәгать саен бер хатын ире куллыннан үлә. Бу - статистика. Ә бәланең чикләрен билгеләү өчен бернинди саннар да җитмәс.

Русиядә һәр сәгать саен бер хатын ире куллыннан үлә. Бу - статистика. Ә бәланең чикләрен билгеләү өчен бернинди саннар да җитмәс.

Шундый хәлләрнең берсе Ухта шәһәрендә булган. Биредә Алексей Щ. исемле ир хатыны Анастасияне үтергән дип шикләнәләр. Шушы көннәрдә ул суд каршына басты. Алексей элекке хатынын буып үтерә, мәетне чемоданга сала һәм суга ыргыта. Җинаятьне видеокүзәтү камералары кадрлары буенча ачалар. Бу турыда "Юрган" телеканалына сылтама белән "Вести" хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, туйдан соң бер ел узгач та, Анастасия аерылышу турында сөйли башлый. 2012 елдан бирле аны ире кыйнап тора. 2018 елдан Анастасия баласын үзе генә тәрбияли. 9 ноябрьдә улын мәктәпкә илтә. Бала алмаш аяк киемен онытып калдырган була, хатын шуны алырга өйгә кайта.

Шуннан соң Анастасия эзсез югала. Аны эзли башлыйлар. Полиция хезмәткәрләре күзәтү камерасы кадрларын өйрәнә. Алар бер ир-атның подъезддан чыгуын, кулында зур чемодан булуын күрә. Ул чемоданны машинаның арткы утыргычына куя һәм китеп бара. Бу машина белән 19 яшьлек Ольга, Алексейның күршесе идарә итүе ачыклана. Ул барысын да полициягә сөйләп бирә. Аның сүзләренчә, Алексей шәһәр читенә нидер илтеп куешырга кирәк дип үтенә.
Чемоданда нәрсә булуын Ольга машинага утыргач белә. Юлда барышлый алар Алексей белән бергә яши торган Маринаны очраталар. Аңа мәрхүмә хатынның телефонын бирәләр. Шуннан соң Ухта елгасы аша күпергә баралар һәм чемоданны суга ыргыталар.

Ольга сүзләренчә, Алексей бу җинаятьне фатир аркасында эшләгән. "Алексей миңа фатир буенча суд булачак, хатын бөтен тормышны бозды, дип әйтте", - дип сөйли ул.

Марина Веселый Кут авылына барып, мәрхүмәнең телефонын ватып, суга ыргыта. "Мин бит үземнекен дә шулай ыргыта ала идем", - дип акланган ул сөяркәсенең үтенечендә бернинди сәерлек тә сизмәвен аңлатырга тырышып.

Тикшерүчеләр Марина белән Алексейның телефон аша сөйләшүләрен өйрәнгән. Алар Марина җинаять турында алдан белгәндер дип шикләнә.

Марина да, Алексей да гаебен танымый. Аларны озак вакытка ирекләреннән мәхрүм итүләре бар. Ольга исә тикшерү белән хезмәттәшлек итә.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tata
Читайте нас