+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
15 Ноября 2019, 08:35

Алар — беренче!

Бүген Стәрлетамак колледжында заманча остаханәләр ачыла.

Бүген Стәрлетамак колледжында заманча остаханәләр ачыла.

“Яшь профессионаллар” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында республикада төрле компетенцияләр буенча заманча матди-техник база белән тәэмин ителгән остаханәләр ачыла. 2024 елга алар 55тән дә ким булмаска тиеш.
2019 елда федераль бюджеттан субсидияләр төрендә грантлар бирү буенча конкурс сайлап алуыннан республикадан 6 колледж үтте.
Стәрлетамак күппрофильле һөнәрчелек колледжы 8нче “Социаль өлкә” лотосы буенча грант отты.

Һәр остаханә — урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирүче оешманың структур бүлекчәсе, ул заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр, шул исәптән Ворлдскиллс Россия стандартлары нигезендә укучыларны гамәли әзерләүне тәэмин итү өчен компетенцияләрнең берсе буенча заманча матди-техник база белән тәэмин ителгән.

Колледж остаханәләрендә урта һөнәри белем бирү программалары буенча укулар узачак. Аларның матди-техник базасы, яңа технологияләр һәм нормаларны, Ворлдскиллс Русия стандартларын исәпкә алып, белгечләр әзерләү мөмкинлеге бирә. Биредә шулай ук пенсия яшендәге гражданнарны укытырга, мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барырга, демонстрацион имтиханнар оештырырга мөмкин булачак.

Стәрлетамак күппрофильле һөнәрчелек колледжы беренчеләрдән булып 5 заманча остаханә ача, ел ахырына кадәр тагын 5 колледж 25 остаханә ачарга тиеш.
Фото: мәгариф министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас