+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
18 ноябрь 2019, 07:25

"Әбекәйдән акча коела"

Уфа урамында бер төенчек акча белән китеп баручы әбекәйгә тап булганнар. Аның янында 287 мең сум акчасы булган.

Уфа урамында бер төенчек акча белән китеп баручы әбекәйгә тап булганнар. Аның янында 287 мең сум акчасы булган.

Баксаң, әбиебез оныгы белән Невский урамында яши икән. Егет икмәккә дип - кибеткә, ә нәнәсе, өйдә булган бөтен акчаны җыеп - үз юлы белән чыгып киткән.
Урамда аннан акча коелып барганына игътибар иткәннәр. Туктатып, чишелгән төенчегенә акчаны җыйганнар һәм үзен дәваханәгә озатканнар.

- Юлында 5 меңлек акчалар коеп баручы әбекәйгә ярдәм кулы сузмыйча булмады, аның бер тиене дә югалмады, - ди бу хәлне күрүчеләр.

Рәхмәт яусын аларга...
Читайте нас