Казан мэры Илсур Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасында халыкара комитет рәисе итеп сайланды.
Илсур Метшин бу вазыйфага Көньяк Африка Республикасының Дурбан шәһәрендә 11-15 ноябрьдә узган Берләшкән шәһәрләр һәм урындагы үзидарәләр бөтендөнья саммитында сайланган. Ул 2007 елдан бирле шушы оешма составында була. Илсур Метшинга кадәр бу комитетны Төркиянең Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Толбаш җитәкләгән.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында урындагы үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитет — БМОның торак пунктлар турында мәсьәләләрен карауны гамәлгә ашырганда җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек буенча БМО системасы ведомстволарына консультация бирү өчен төзелгән халыкара комитет. Аның секретариаты Барселона һәм Найроби шәһәрләрендә урнаша, диелә Википедия сайтында.
Бу хакта тулырак:
https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/17/197096/