+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
20 ноябрь 2019, 11:15

Мазовларны күрүчегә - ярты миллион сум

37 яшьлек Артем Мазов һәм аның улларын эзләү дәвам итә. Аларны күреп, тиешле органнарга хәбәр итүчегә 500 мең сум акча бирәчәкләр.

37 яшьлек Артем Мазов һәм аның улларын эзләү дәвам итә. Аларны күреп, тиешле органнарга хәбәр итүчегә 500 мең сум акча бирәчәкләр.

Кем дә булса алрны күреренә өмет итеп, полицейскийлар алар турындагы теләсә нинди мәгълүмат өчен бүләк игълан итәргә булган.
- Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Мазовлар гаиләсен табарга ярдәм итәрлек мәгълүмат биргән өчен 500 мең сум күләмендә бүләк гарантияли, - дип игълан иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Эльмира Мазова ире һәм балаларының исән булуына өметләнә, Артемның әти-әнисе ярдәм итә алмаулары өчен улларыннан гафу итүен сорый.

Әтиле-уллы Мазовларның кайта икәнлеген белсәгез, кичекмәстән Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур частена хәбәр итүегезне сорыйбыз: (347) 279-39-02, Уфа буенча Русия Эчке эшләр министрлыгы Идарәсенең дежур частена (347) 237-19-60, шулай ук, (347) 279-33-85, 8 (347) 279-48-70, 238-02-22, яки 02 телефоннарына.
Читайте нас