+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
20 ноябрь 2019, 11:10

Собчак интернетта 102 миллион сум акча эшли

"Forbes" хезмәткәрләре Русиянең Instagram сегментында эшләүче блогерлар рейтингын төзегән. Күренекле шәхесләрнең исемлеге һәм аларның хезмәт хакы турындагы мәгълүматлар басманың сайтында басылып чыкты.

"Forbes" хезмәткәрләре Русиянең Instagram сегментында эшләүче блогерлар рейтингын төзегән. Күренекле шәхесләрнең исемлеге һәм аларның хезмәт хакы турындагы мәгълүматлар басманың сайтында басылып чыкты.

Рейтингны алып баручы Ксения Собчак җитәкләде. Аның Instagramнан еллык кереме 1,6 миллион долларга якын (102 миллион сумнан артык) тәшкил итәр дип көтелә. Билгеләп үтелгәнчә, социаль челтәрдә реклама базары күләмен реаль бәяләү мөмкин түгел, чөнки реклама контрактларының күбесе «соры» схема буенча гамәлгә ашырыла.
Рейтингта икенче урынны телетапшырулар алып баручы Регина Тодоренко һәм җырчы Ольга Бузова бүлешә - икесенең дә кереме 0,86 миллион доллар (55 миллион сумга якын) дип бәяләнә. Алар артыннан исемлектә автоблогер Алан Енилеев (0,85 миллион доллар) һәм җырчы Полина Гагарина (елына 0,77 миллион доллар) килә.

Шулай ук иң уңышлы Instagram-блогерлар рейтингына Хәбиб Нурмагомедов, Яна Рудковская, Ида Галич, Виктория Боня һәм Наталья Рудова керде. Рейтингта ике генә ир-ат тәкъдим ителгән: маркетологлар нәкъ менә хатын-кыз блогерлар, хезмәттәшләреннән аермалы буларак, универсаль контент булдыра, дип раслый.

Якынча исәпләүләр буенча, 2019 елда Instagramда реклама әйләнеше арткан һәм 15 миллиард сумга җитәргә мөмкин (бу 2018 ел белән чагыштырганда, 5 миллиард сумга күбрәк
Читайте нас