Урал Искәндәров - Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры.
Искәндәров Урал Салават улы 1966 елның 10 декабрендә Уфада туган. Башкортстан дәүләт университетын, Кубань дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Юридик фәннәр кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда «Волгоэлектросетьстрой» трестының Уфадагы СМУ участогының элемтә монтажчысы булып башлый.
1987 елда - эре панельле йортлар төзү трестының 2нче төзелеш идарәсенең 3нче разрядлы слесаре.
1987-92 елларда - БАССР Дәүләт арбитражының хуҗалык мөдире.
1992-93 елларда - Башкортстан Республикасы Арбитраж судының әйдәүче белгече.
1993-94 елларда - Башкортстан Республикасы Арбитраж суды судьясы-стажеры.
1994-2019 елларда - Башкортстан Республикасы Арбитраж суды судьясы.
2019 елда – Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфаларын башкаручы.