+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гомум мәкаләләр
25 ноябрь 2019, 11:10

Пиксель чыршы күргәнегез бармы?

Булмаса, күрерсез! Яңа ел бәйрәмнәрендә республика мәйданнарында шундый 16 купшыкай балкыячак.

Булмаса, күрерсез! Яңа ел бәйрәмнәрендә республика мәйданнарында шундый 16 купшыкай балкыячак.

Ул - үзеннән-үзе янып, җырлап, урыс һәм башкорт телләрендә котлаулар язып торучы ясалма чыршы. Италиядә җитештерелеп, Башкортстанга кайтарылчак. Пиксель чыршы бәйрәмнән соң җыелып алына һәм киләсе бәйрәмнәрдә янә корылачак.
Аларның иң биеге - 32 метрлы. Аны Уфада «Торатау» Конгресс-холлы янында монтажлыйлар. Мондый чыршылар Стәрлетамакта (24 метр), Октябрьскийда (18 м), Сибайда (14 м), Салаватта (18 м), Агыйделдә (14 м), Ишембайда (18 м), Кумертауда (18 м) һәм Нефтекамада (18 м) барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, Уфа урамнарына яңа утлы бизәгечләр, аркалар куела.

Кыскасы, мондый матурлыкларны күрер өчен хәзер күрешләргә барып йөрисе булмаячак.
Читайте нас