Башкортстанда һәм Чиләбе өлкәсендә 19 яшьлек Сынбулат Котлыгилдинны эзлиләр. Егет армиягә китәргә тиеш була, әмма көтмәгәндә юкка чыга.
Апасы сөйләвенчә, аның энесе — тыныч һәм йомык холыклы егет, ул күбрәк өйдә утыра. 19 ноябрьдә егет армиягә китәргә тиеш була, өч көн элек аның дуслары озату кичәсе оештыра.
— Армиягә аны хәрби-диңгез флотына билгеләделәр, ул моңа канәгать булмады, - дип сөйли югалган егетнең апасы. - Дүшәмбе көнне кич белән туганнар, якыннар килергә тиеш иде, ә сишәмбе көнне иртәнге 9да армиягә китәсе бар иде.
18 ноябрьдә егет Башкортстанның Әбҗәлил районының Хәлил авылыннан китәргә әзерләнә. Көтмәгәндә аңа шалтыраталар һәм ул, апасы сүзләренчә, бу сөйләшүдән соң ук ашыгып чыгып китә.
— Аңа шалтыраттылар, күзләренә курку билгеләре чыкты, - ди Сынбулатның апасы. — Ул хәзер кайтачагын әйтеп, чыгып китте.
Төн уртасында да кайтып күренмәгәч, апасы аңа шалтырата. Ул аңа авыл очында яшәүче хатын янына барганын әйтә. Ике сәгатьтән соң аның телефоны сүнә, ул бүтән элемтәгә чыкмый.
— Әлегә кадәр бернинди хәбәр дә юк, - ди егетнең апасы. - Ул ноутбугын үзе белән алган, хәер, ул аны һәрчак үзе белән йөртә. Тик диплом һәм банк карталары өйдә калган. Аңа 2000 сум акча бирделәр, армия өчен кнопкалы телефоны да бар иде. Ул да өйдә калган.
Хәзер егетне Башкортстанда һәм Чиләбе өлкәсендә эзлиләр — мәктәптән соң ул бер ел Магнитогорскида белем алган.
— 18 ноябрьдә аны Әскарда, Сибайда, Уфада күргәннәр, - дип сөйли егетнең апасы. — Ул ничек берьюлы өч урында була ала соң?!
Сынбулатның буе 170 сантиметр, ул уратча гәүдәле, зәңгәр куртка, кара чалбар һәм бүрек кигән. Егетне күрсәгез, аның кайдалыгн белсәгез, кичекмәстән полициягә шалтыратыгыз берүк!